Реклама
Канатта йөрүче америкалы Ник Валленда Аризона штатындагы Гранд Каньон упкыны аша 450 метр биеклектә сузылган металл трос буйлап әлеге упкынның икенче ягына чыгуга иреште.
1400 метр араны ул 20 минуттан аз гына артыграк вакытта узды. Иң кызыгы ул бу вакытта бернинди дә саклану чарасы кулланмаган икән.
Валленда әлеге йөрешне дүрт ел буе планлаштырып килгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Ник Валенда берничә буын канатта йөрүчеләр гаиләсе вәкиле. Берничә тапкыр Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Узган ел ул 50 метр биеклектә сузылган трос аша Ниагар водопадын кичкән була.
Фотолар rg.ru сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы