Әлмәттә “Ратник-2013” хәрби-спорт уеннары узды
"Ратник-2013" хәрби-спорт уеннарында шәһәр предприятие-оешмаларыннан, югары һәм урта-махсус уку йортларыннан 15 команда көч сынашты.
Хәрби-патриотик тәрбия һәм яшьләрнең сәламәтлеген ныгыту, гадәттән тыш хәлләрдә кирәкле сыйфатлар формалаштыру, Россия Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү, кеше иминлеге һәм тормышы нигезләре буенча белемнәрне сынап карау - ярышларның максаты. Уен шартлары, бурычлар, күнекмәләр дә шуларны күздә тотып сайланган. 1 сәгать эчендә төрле этаплардагы бурычларны үтәп иң күп балл җыйган мәгариф идарәсе командасы предприятие-оешмалар, Әлмәт дәүләт нефть институты уку йортлары арасында беренче урынны яулады.
Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа