Әлмәт спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә
ТР өстәл теннисы федерациясе президенты Г.М.Аргаков Әлмәт спортчыларының республика һәм халыкара ярышларда уңышлы чыгыш ясавын искәртеп, муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов исеменә хат юллады.
Нефтьчеләр каласының теннис осталары 1995 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасындагы Татарстан беренчелегендә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Дмитрий Захаров шәхси һәм Казан теннисчысы белән парлы-катнаш разрядта беренче урынны яулады. Юлия Пигалева һәм Вероника Алаевалар парлы разрядта өченче баскычка күтәрелде. Моннан тыш, Дмитрий Захаров Россия җыелма командасы составында Сербия Опен турнирында катнашты һәм команда ярышларында 3 урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа