Реклама
6 февральдә ТР "Көрәш" татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумының утырышы булып үткән.
Узган елгы ярышларга ясалган нәтиҗә барлык күрсәткечләр буенча да Әлмәт районының алда баруын күрсәтә. Утырыш барышында номинацияләр буенча иң яхшы көрәшчеләр һәм тренерлар расланган. Ел дәвамында югары нәтиҗәләр күрсәтеп, "Иң яхшы көрәшче" номинациясендә җиңүчеләрне 21-22 февраль көннәрендә Әлмәттә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган республика турнирында бүләклиячәкләр. Иң-иңнәр арасына якташыбыз Руслан Нургалиев та бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы