Керлинг буенча хатын-кызлар җыелма командасы Олимпия уеннарында үз чыгышларын төгәлләде.
Сигезенче энд барышында Бөек Британия спортчылары берьюлы дүрт очко җыйды. Безнекеләргә аларны куып җитү мөмкин түгел иде инде. Анна Сидорова командасының ярышларда ничәнче урынга лаек булулары кичке матчлардан соң билгеле булачак.