23 июльдә нинди һава торышы булачагын синоптиклар әйтте.
Әлмәт шәһәрендә алмашынучан болытлы һава булачак. Кыска вакытлы, урыны белән көчле яшенле яңгырлар ихтимал.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил төньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчәчәк, яшенле яңгыр вакытында 15-20 м/с кадәр.
Һава температурасы төнлә + 12˚, көндез +25˚ка кадәр.