27 февраль кичендә, 28 февральгә каршы төндә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан һәм көчле җил көтелә.
Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, 7-12 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2 градус булса, ә көндез температура +1..+4 градуска кадәр җитәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.