Әлмәттә фатирда ана белән бала мәете табылган
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә фатирда ана белән бала мәете табылган

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Әлмәттәге бер фатирда 8 яшьлек бала белән ананың мәетләре табылган.


Баланың тәнендә көч куллану билгеләре - буу эзләре ачыкланган.

Беренчел фаразлар буенча 38 яшьлек хатын-кыз үз-үзенә кул салган.
Әлеге очрак буенча РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче кисәгенең "в" пункты буенча җинаять эше кузгатылган.

Аларны баланың әтисе табып алган.
Ишек эчке яктан ябык булган.

Фаҗиганең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

 

Чыганак

18+