Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле аек булмаган хәлдә йөргән өчен ирегеннән мәхрүм ителде

Эш судта каралган.

Апрель аеның җылы төнендә ир-ат Әлмәт районындагы авыл буйлап машинада йөрергә булган. Исерек булуына карамастан, ул рульгә утыра. Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы да булмаган, дип хәбәр итә суд матбугат хезмәте.

РФ административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 3 өлеше нигезендә, әгәр бозучы ниндидер сәбәпләр аркасында сак астына алынмаса, мондый хокук бозулар административ кулга алу яки 30 мең сум штраф белән җәзалана. Суд гаепле әлмәтлене 10 тәүлеккә административ кулга алырга хөкем итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса