Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җинаять һәм җәза

Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре бардан алкоголь белән 8 кег алдылар

Учреждениедә планнан тыш тикшерү үткәрелә.

Әлмәт районы буенча дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре һәм хокук саклаучылар бардан 236,9 л спиртлы эчемлекләр салынган сигез кегны алдылар.

Спиртлы эчемлекләрне җитештерүнең һәм әйләнешнең легальлеген раслаучы документларсыз сатканнар, дип төгәлләштерәләр Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәтендә. Моннан тыш, дәүләт алкоголь хисабын бозу ачыкланган.

Административ хокук бозулар буенча материаллар дәүләт алкоголь инспекциясенә тапшырылды. Барда документларны планнан тыш тикшерү үткәрелә.

 

 

Фото: Әлмәт районы буенча дәүләт алкоголь инспекциясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса