Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле иптәшен үтергәнче кыйнаган

Ир-ат мәрхәмәтсез рәвештә дустының башына һәм яшәү өчен мөһим органнарга суккан.

Суд алдында 53 яшьлек Әлмәт кешесе, ул зыян күрүченең  сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерүдә (үлем) гаепләнә.

Эш материаллары буенча, җинаять июнь ахырында булган. Гаепләнүче һәм зыян күрүче арасында  табын вакытында скандал килеп чыга. Шул вакытта гаепләнүче иптәшен кыйный башлый. Сугыш бик каты була. Ул куллары һәм аяклары белән башына, яшәү өчен мөһим органнарга суга. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән вафат була.

Гаепләнүченең гамәлләре үтерү дип бәяләнә. Әмма суд утырыш вакытында мондый нәтиҗәгә килә: үтерүнең дәлилләре юк һәм статьяны «сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында зыян күрүченең үлеменә китерү» дип үзгәртәләр.

Әлмәтлегә 11 ел каты режимлы колониягә билгеләделәр, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса