Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җаваплылыктан азат ителгән

Велосипед урлаган әлмәтлене мәҗбүри дәвалануга җибәргәннәр.

18 яшьлек әлмәтле 2022 елның август ахырында психик тайпылыш хәлендә 12500 сумлык велосипед урлап, җинаять урыныннан качкан.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен таныды.

 

Гаепләнүченең вәкиле (аның әнисе) улының балачактан ук 2 нче төркем инвалид булуын, табиб-психиатрда учетта торуын аңлатты. Җинаять эшендә булган барлык дәлилләрне анализлап, суд хөкем ителүченең гамәлләре иҗтимагый-куркыныч эш билгеләренә туры килә  дигән карар чыгарган. Суд-психиатрия экспертизасы бәяләмәсенә нигезләнеп, РФ Җинаять кодексының 21 нче маддәсе нигезләмәләрен кулланып, суд хөкем ителүчене җинаять җаваплылыгыннан азат итә һәм аны гомуми стационар шартларында психиатрия ярдәме күрсәтүче медицина оешмасында мәҗбүри дәвалануга җибәрә. Карар законлы көченә керде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса