Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә өч кешедән ярты кило мефедрон табылган

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Әлмәттә эре партия наркотик таратуда  шикләнелгән өч ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта ТР буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт районы эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе коллегалары белән бергә Саратов өлкәсенең Маркс шәһәрендә яшәүче өч кешене тоткарлаганнар.

Сәер төргәкләрне арендага алынган фатирларында тапканнар. Төрле порошоклы матдәләр булган пакетлар экспертизага җибәрелде. Экспертиза күрсәткәнчә, аларда гомуми массасы 450 граммнан артык мефедрон булган.

Шулай ук фатирда электрон үлчәү, респираторлар, изолента, фольга һәм  законсыз «эш» өчен кулланган башка әйберләр табылды.

Алар сүзләренчә, мессенджерларның берсендә  наркотикларны төргәкләргә салып тарату турында белдерү күргәннәр. Анда атнасына 100 мең сум акча бирергә вәгъдә иткәннәр. Моның өчен алар Әлмәткә күчкән, биредә күрсәтелгән урында наркотикларның зур партиясен алганнар һәм аны төргәкләргә бүлгәннәр.

Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта ир-атлар сак астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса