Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөргән өчен 13 тәүлеккә кулга алына

Ул үз гаебен таныган.

Әлмәттә ир машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгәннән соң руль артына утырган. Бу эшне җәмәгать судьясы карады, дип хәбәр итә Әлмәт суды матбугат хезмәте.

Элегрәк 2021 елның февралендә аны аек булмаган хәлдә автомобиль йөрткән өчен  6 айга катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәргә хөкем итәләр һәм ике ел да сигез айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәләр  Хөкем 2021 елның 16 апрелендә законлы көченә керде.

Утырышта ир гаебен таныды. Ул судтан аңа административ штраф салуны сорады.

Гаепләнүче гаепле дип табылды. Ул 13 тәүлеккә административ кулга алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса