Әлмәттә интернет-берләшмә администраторы штрафка тартылды
Ул законсыз контент урнаштырган.
Әлмәт шәһәре прокуратурасы ТР буенча эчке эшләр министрлыгы материаллары буенча тикшерү үткәрде.
2022 елның 2 август иртәсендә 30 яшьлек яңалыклар паблигы администраторы социаль челтәрләрнең берсендә экстремистик сурәт урнаштырган. Законсыз эчтәлекле сурәтне теләгән һәркем карый алган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура интернет-җәмгыять администраторына карата нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук кеше абруен төшерү өчен административ эш кузгаткан.
Суд гаепле кешегә дәүләт кеременә 10 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза билгеләгән.
Законсыз сурәт бетерелгән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа