Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле туганын атып үтереп, канауга күмгән

Фаҗига ызгыш нәтиҗәсендә килеп чыккан.

2022 елның 22 августында Әлмәт районының Яңа Суркино авылындагы бер йорт янында, утлы ату яралары рәвешендә, көч кулланып үлү билгеләре белән, 42 яшьлек җирле кешенең мәете табыла. Бу факт буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә РФ тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе.

Җинаять кылуда шикләнеп, зыян күрүченең 54 яшьлек абыйсы тоткарлана, ул үтерүен таный һәм тикшерүчегә җинаять кылынган коралны бирә.

Ир-атлар арасында өстәл артында утырганда  конфликт килеп чыга, шуннан соң җинаятьче яшерелгән 16 калибрлы теркәлмәгән ау мылтыгын тартып ала һәм аннан зыян күрүчегә ата.

Алынган яралар нәтиҗәсендә, ир шунда ук үлә. Шуннан соң ир мәетне өй янында канауда күмеп, хәмер эчүен дәвам итә. Алга таба туганнарының туганының кайда икәнлеге турында сорауларына ул аны үтерүен һәм аның кайда күмелгәнен хәбәр итә.

Якын арада ул сак астына алыначак.  Бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса