Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле полиция хезмәткәренә сугып, аның жетонын өзгән

Бу җинаять өчен максималь җәза-5 елга иректән мәхрүм итү.

Полиция таләбенә көтелмәгән реакция әлмәтлене хөкем ителүчеләр эскәмиясенә китерде. Әлмәт шәһәр судында хакимият вәкиленә карата көч куллану турындагы маддә буенча эш каралды. Эш материалларында күренгәнчә, хөкем ителүче хокук сакчысына 3 тапкыр суккан  һәм аннан жетонын өзгән. Бу җинаять өчен максималь җәза-5 елга иректән мәхрүм итү.

Криминаль тарих башлана җәй көне иртәнге 3.00 сәгатьтә башлана. Хөкем ителүчегә, ә ул чакта  призывникка озатуоештырганнар. Хәрби комиссариат территориясенә аны күтәреп кертәләр.

Хөкем ителүче аек булмаган хәлдә башкалар янында үзен начар тота.

Полицейский килүчеләргә кисәтүләр ясый. Тантана сәбәпчесе моңа сугып, җавап бирә. Хөкем ителүченең гамәлләрен закон «хакимият вәкиленә карата көч куллану» дип аңлата. Бу Җинаять кодексының 318 статьясындагы 1 өлеше. Җинаять "урта авырлыктагы" категориясенә керә. Гаеплегә 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный һәм тәүбә итә. .

Суд , барлык шартларны да исәпкә алып, хөкем ителүчегә 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга иреген чикләү җәзасын билгеләгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса