Хөкем ителүче шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
Әлмәттә «Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясен ваклап сату» маддәсе буенча 52 яшьлек хатын-кызны хөкем иттеләр. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.
Суд хөкем ителүченең шәһәрнең азык-төлек кибетләренең берсендә сатучы булып эшләвен ачыклаган. Ханым Әлмәттә яшәүче 17 яшьлек үсмергә хәмер саткан. Элегрәк хөкем ителүче шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде.
"Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны алты айга дәүләт табышына 5% тотып калу шарты белән төзәтү эшләренә хөкем иткән", – дип аңлаттылар прокуратурада.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.