Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә алимент түләүдән качып йөрүче ир-атны хөкем иттеләр

Әлмәтленең 300 000 сумга якын бурычы җыелган.

Әлмәттә 35 яшьлек әлмәтлегә карата алимент түләүдән качкан өчен хөкем карары чыгарылды, дип хәбәр итә Әлмәт прокуратурасы.

Суд тарафыннан хөкем ителүченең 2021 елның июленнән балигъ булмаган ике балага алимент түләүдән качуы ачыкланган. Шул ук вакытта элегрәк ул балаларны карап тоту өчен акча түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде, шуңа да карамастан, ул алимент түләүгә керешмәгән, нәтиҗәдә, хөкем ителүченең бурычы 300 000 сум тәшкил иткән.


Суд хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе 1 өлеше буенча гаепле дип танырга һәм дәүләт табышына хезмәт хакының 5% ын тотып калып, 6 ай төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләргә карар иткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса