Әлмәт предприятиесе салымнар буенча 100 мең сумнан артык бурыч җыйган
Шулай ук предприятиенең мәҗбүри иминият взнослары буенча 200 мең сумнан артык бурычы бар.
Тикшерү барышында ачыкланганча, «Трансаль» предприятиесенең салымнар буенча 100 мең сумнан артык бурычы бар, мәҗбүри иминият взнослары буенча 200 мең сумнан артык. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмәт прокуратурасы предприятие җитәкчесеннән салым бурычларын түләүне таләп итте.
Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа