Җиләк-җимеш урлаган өчен хөкем ителгән
Җинаять һәм җәза

Җиләк-җимеш урлаган өчен хөкем ителгән

Суд утырышында хөкем ителүчеләр гаепләрен тулысынча таныды.

Узган елның август аенда спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә бер әлмәтле танышына кибеттән җиләк-җимеш урлап чыгарга тәкъдим ясый. Шул рәвешле алар икәүләп кибеткә керәләр һәм аннан җиләк-җимеш урлап чыгалар. Ике сәгатьтән соң кабат кибеткә кереп, бурлык гамәлләрен тагын кабатлыйлар. Шул рәвешле җинаятьчеләр кибет хуҗасына 4283 сумлык зыян китерәләр.

Ир-атларга 1 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән. Әлеге вакытларын алар төзәтү колониясендә уздырачаклар.