Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле 53 000 сумлык велосипед урлаган

Зыян 45000 сумны тәшкил иткән.

Быел  июнь аенда Әлмәт шәһәре кунагы  аның гамәлләрен берәү дә күзәтми дип уйлап, фатир тамбурына кереп, электр велосипедын урлый, шуннан соң җинаять  урыныннан кача.

Әлеге велосипедны ул икенче көнне таныш булмаган кешегә 2000 сумга сата.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Моннан тыш, гаепләнүченең гаебе дә раслана: зыян күрүченең күрсәтмәләре, касса чегы, гарантия талоны, күзәтү камерасы язылган CD-Rдиск  бар.

Суд хөкем ителүченең һәм аның якыннарының сәламәтлеге торышын, гаепләрен тануларын һәм тәүбә итүләрен, җинаять кылуда гаепле булуын, хөкем ителүченең китерелгән зыянны капларга ниятләвен йомшартучы шартлар буларак исәпкә алды.

Суд караклык, ягъни чит милекне яшерен урлау кебек  квалификацияләгән һәм аңа 10 (ун) айга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы а билгеләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса