Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт хокук саклаучылары коронавируска каршы чикләүләрне бозучыларны полициягә китергәннәр

Ир каршылык күрсәтә, полиция хезмәткәрләренә физик көч кулланырга туры килә.

5 декабрьдә Әлмәт полиция хезмәткәрләре коронавирус таләпләрен бозучыларны ачыклады. Ир шәхси саклану чараларыннан башка җәмәгать урынында булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хокук саклаучылар әлмәтлегә бер генә тапкыр кисәтү ясамаганлыгы аныклана, тегесе аларга җавап бирмәгән һәм каршы килгән. Шуңа да полиция хезмәткәрләренә физик көч кулланырга туры килгән.

Хокук бозучыны полиция бүлекчәсенә китерәләр, анда аңа карата ике маддә: «полиция хезмәткәренең законлы күрсәтмәсенә буйсынмау» һәм «гадәттән тыш хәл яки аның барлыкка килү куркынычы янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү»  административ беркетмәләр төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса