Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле машина номерын үзгәрткән өчен җәмәгать судына эләккән

Шоферга штраф түләргә туры киләчәк.

Әлмәт районы буенча җәмәгать судьясы административ хокук бозу турындагы эшне карады – автомобильдә дәүләт теркәү билгесенә аның идентификациясен тоткарлый һәм кыенлаштыра торган җайланма урнаштырылган булган. Бу хакта Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд утырышы барышында машина йөртүче үз гаебен танымаган. Шул ук вакытта ул номер өстендә өстәмә җайланма урнаштыруын, ләкин моны аны яшерү өчен түгел икәнлеген һәм номерның 20 метрдан укылуын аңлата.   Аңа карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелгәннән соң, ир җайланманы сүтеп алган.

Әлмәтлене административ хокук бозу кылуда гаепле дип табалар. Аңа 5 мең сум күләмендә административ җәза билгелиләр.

Карар законлы көченә кермәде, якларның аңа шикаять бирү өчен вакытлары бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса