Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә эшмәкәр хезмәткәргә хезмәт хакын минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләгән

Хезмәткәргә яңадан исәп-хисап ясаганнар.

Әлмәттә шәхси эшмәкәр үз хезмәткәренә хезмәт хакын билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан кимрәк түләгән. Хокук бозу прокуратура тарафыннан комиссиягә чакырылган эшмәкәр документлар тапшырганнан соң ачыкланган. Бу хакта шәһәр прокуратурасы хәбәр итә.

Икътисадның бюджеттан тыш секторы хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы 15 400 сум тәшкил итә. Бизнесмен үз хезмәткәренә 14 000 сум түли.


Аңа хезмәт законнарын бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.

Хезмәткәргә МРОТның 15 400 сум тәшкил итүен исәпкә алып, яңадан исәп-хисап ясаганнар. Аңа шулай ук хезмәт хакын МРОТ нигезендә билгеләгәннәр. Моның өчен өстәмә килешү төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса