Егет үз гаебен тулысынча таныды.
20 яшьлек әлмәтле «Хәрби хезмәт үтүдән качу» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепләнә. Бу хакта Әлмәт прокуратурасы хәбәр итә.
"Тикшерү версиясе буенча, 2020-2021 елларда хәрби хезмәткә язгы һәм көзге чакырылышлар вакытында эш фигуранты җитди сәбәпләрсез хәрби комиссариатка хәрби хезмәткә чакырылуга бәйле чараларга килмәгән", – ди прокуратура.
Егет үз гаебен тулысынча таныды. Җинаять эше судка җибәрелгән.