Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

38 яшьлек әлмәтле урлаган өчен хөкем ителгән

Суд аны җинаять кылуда гаепле дип тапкан.

Быел 17 көнне төнлә, исерек килеш, хөкем ителүче Әлмәт шәһәренең Белоглазов урамы буенча 48 нче йорт подъезды янында пин-код кертү зарурлыгыннан башка контактсыз түләү мөмкинлеге булган  банк картасын атабып алган.

18-20 майда кадәр хөкем ителүче әлеге картадан кибетләрдән сатып алу юлы белән урлашкан, әмма 21 майда, «Гөлназ» кибетендә товар өчен түләргә маташканда, операция ясалмаган, чөнки карта блокировкаланган.

2021 елның 18 маеннан 20 маена кадәр хөкем ителүче табылган банк картасыннан 6323,92 сум күләмендә акча урлый һәм зыян күрүчегә барлыгы 61987,35 сум күләмендә зыян китерә ала, әмма аңа бәйсез рәвештә җинаять гамәлләрен ахыргача җиткерә алмый.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте.

Җинаятьләрнең рецидивы булу, шулай ук исерек хәлдә җинаять кылу җәзаны катлаулыландыручы шарт булып тора.

Суд аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтеп, 7 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса