Ир күршесенә йокларга комачаулаган.
Әлмәтле төнлә күп фатирлы йортның фатирында шау-шу куптарган. Административ эшне җәмәгать судьясы карады, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.
Суд ир-атның шау-шу куптарып, кычкыруын һәм пыяла ватуын ачыклаган. Ул күршесенә йокларга комачаулаган.
Хөкем ителүче үз гаебен таныган.
Закон буенча, эш көннәрендә төнге вакыт – 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр, ә ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә-22.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр була.
Ирне гаепле дип тапканнар, аңа дәүләт кеременә 500 сум күләмендә административ штраф түләргә кирәк булачак.
Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.