Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтленең эте узып баручыны тешләгән

Моның өчен эт хуҗасына 20 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәр суды тарафыннан эт тешләүгә бәйле рәвештә китерелгән зыянны каплау һәм мораль зыянны компенсацияләү турында граждан эше каралды.

Үз таләпләрен нигезләп, гариза бирүче 2020 елның октябрендә ташландык «Яблонька» бакчачылык ширкәтендә аңа эт һөҗүм итә , дип күрсәтә. Эксперт бәяләмәсе буенча аның сәламәтлегенә җиңел зыян китерелгән. Ул Әлмәт шәһәре Эчке эшләр бүлегенә берничә тапкыр гариза белән мөрәҗәгать иткән, әмма җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатудан баш тартканнар. Җавап бирүчедән мораль зыянны компенсацияләү хисабына 100 000 сум һәм 50 000 сум күләмендә матди зыянны түләттерүне сорый.

Суд утырышында җавап бирүче дәгъваны танымаган һәм гариза бирүченең аңа көрәк белән һөҗүм иткәнлеген, этне үзен яклаганлыгын әйткән.

Хайван гражданлык хокук мөнәсәбәтләре объекты булып тора,хайван хуҗасы аның өчен җаваплы.

Суд җавап бирүчедән мораль зыянны компенсацияләү хисабына 20000 сум түләттерү турында карар чыгарды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса