Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле күршесен үтерүдә шикләнелә

Конфликт тулай торак коридорында килеп чыккан.

Әлмәттә яшәүче 47 яшьлек хатын кеше үтерүдә шикләнелә. «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Барысы да бу елның 13 ноябрендә булган. Тикшерү күрсәткәнчә, хатын исерек 54 яшьлек күршесенә үзен мыскыл иткән өчен берничә тапкыр пычак белән кадаган. Фаҗига Фәхретдин урамындагы бер тулай торак коридорында булган. Зыян күрүче шунда ук үлә.

Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса