Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләр мошенникларга 900 мең сумга якын акча күчергәннәр

Еш кына аферистлар шалтыратып, корбаннарына   якыннарының үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтенә очравын әйтәләр.

10 әлмәтле полициягә мошенниклар шалтыратуын хәбәр иткән. Шул ук вакытта 4 кеше сөйләшүне туктаткан. Әңгәмәне дәвам итүчеләр 850 мең сумнан колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүче 91 яшьлек хатын улының тавышын таныган, әмма аның исемен ачыкларга булган. Җавап итеп, мошенниклар трубканы ташлаган. 82, 83 һәм 85 яшьлек пенсионерлар шунда ук аферистлар шалтыратуын аңлап ала.

92 яшьлек әлмәтле мошенникларга ышанып, кәрәзле элемтә салоны аша күрсәтелгән исәпкә 131 мең сум акча күчергән. Аферистлар аның улы катнашындагы авария эшен туктату турындагы мәсьәләне хәл итәчәкбез дип вәгъдә бирәләр.

Икенче 61 яшьлек ханым да улын җинаять җаваплылыгыннан коткарып калырга тели һәм мошенникларга 10 мең сум акча күчерә. Хатын аферистлар белән сөйләшкәндә улы килә һәм ул үзен алдаганларын аңлый.

80 яшьлек Зәйнәп Җиһаншина улын коткарган өчен мошенникларга 180 мең сум акча бирергә әзер булган. Тик ханым акчаларны курьерга тапшырырга өлгермәгән, чөнки җинаятьне җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре ачыклап өлгергән.

Мошенникларның хәйләләренә пенсионерлар гына эләкми. Әйтик, 24 яшьлек әлмәтле 800 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Мошенниклар аны кредит рәсмиләштерергә, ә алынган акчаларны аларга җибәрергә мәҗбүр иткән, янәсе, алар хокук сакчылары. Ул  бөтен акчаларын күчерә, ә алдануын соңыннан гына аңлап ала.

Барлык фактлар буенча да тикшерү үткәрелә, җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса