Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә кибеткә һөҗүм иткән ир-атны хөкем иттеләр

Шәһәр суды әлмәтлегә карата  җинаять эше карады.

Суд тарафыннан бу елның 29 июнендә хөкем ителүченең Әлмәт шәһәре территориясендә урнашкан кибет бинасына үтүе һәм анда чит кешеләр булмавына инанып, сатучыга пневматик пистолет белән янап, кибет кассасындагы акчаларны тапшыру турында таләпләр белдерүе ачыклана. Кибет сатучысы  хәвеф төймәсенә басарга җитешкән. Шуннан соң, хөкем ителүче кибет бинасыннан чыгып качкан.

Суд утырышында хөкем ителүче үзенә йөкләнгән җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таный, әмма эшне карау барышында пневматик пистолетның корылмаган булуына ачыклык кертелми, ул факт билгесез.  

Суд карары нигезендә, ир җинаять кылуда гаепле дип табыла һәм аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 2 ел 11 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса