Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре законсыз уен клубын таптылар

Хокук саклаучылар эшчәнлекне оештыруга катнашы булган барлык затларны билгели.

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре  законсыз уен клубын ачыклаган. Аны торак булмаган бинада оештырганнар, кирәкле җиһазлар белән җиһазландырып,  килүчеләрне кабул иткәннәр.

"Торак булмаган бина компьютерлар белән җиһазландырылган. Икътисади куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре үткәргән чаралар барышында законсыз уен эшчәнлеге бетерелде", - ди ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе матбугат секретаре Люция Тимергалиева.

Полиция хезмәткәрләре законсыз бизнес алып бару өчен кулланылган барлык җиһазларны да алган.

"Уен салонын  карау барышында 14 системалы блок, моноблок, 13 монитор, клиент карталары өчен 7 җайланма, видеорегистратор, ике роутер, шулай ук акча средстволары тартып алынды",- дип хәбәр итте Люция Тимергалиева.

Хәзер хокук саклау органнары законсыз эшчәнлек оештыруга катнашы булган барлык затларны ачыклау белән шөгыльләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса