Татарстанда коронавирус чорында яңа кагыйдәләр гамәлгә керде
Коронавирус

Татарстанда коронавирус чорында яңа кагыйдәләр гамәлгә керде

Татарстан Республикасында ачык һавада кино күрсәтү рөхсәт ителә.

Шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үз-үзен изоляцияләү режимы 9 августка кадәр озайтылды. Аларга үз-үзен изоляцияләү урынын ташлап китәргә киңәш ителми, дип хәбәр ителә ТР Министрлар Кабинеты сайтында.

Пандемия белән бәйле рәвештә чираттагы кертелгән чикләүләр бүген гамәлгә керде. Кино күрсәтү ачык мәйданчыкларда − паркларда, скверларда һәм яр буйларында рөхсәт ителә.