Әлмәттә коронавирустан үлем очрагы теркәлгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирустан үлем очрагы теркәлгән

Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлүнең 68 нче очрагы расланган.

1932 елгы ханым Әлмәт хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә ике яклы пневмония белән китерелә. Пациентның хәле йөрәк-кан тамырлары авыруларының кискенләшүе нәтиҗәсендә начарлана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус булуы расланган.

Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.