Социаль иминият фонды төбәк бүлекчәсе хезмәт күрсәтү үзәкләренә йөрүдән тыелырга һәм түбәндәге дәүләт хезмәтләрен өйдән яки офистан чыкмыйча дистанцион рәвештә алырга чакыра.
Бу чаралар коронавирус инфекциясенең таралуын киметү өчен кирәк.
⠀
Дәүләт хезмәтләре порталы мөмкинлекләре:
- рәсмиләштерү
- физик затларны теркәү/исәптән төшерү;⠀
- Аерым бүлекчәләрне теркәү/исәптән төшерү;⠀
- Чыгымнарны раслаучы документлар кабул итү;
- вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр билгеләү/түләү;⠀
- йөклелек, бала табу һәм бала карау өчен барлык пособиеләр буенча билгеләү/түләү
- 2020 елның 15 апреленә кадәр ОВЭДНЫ раслау.
- бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминләштерүгә ташламалар билгеләү;⠀
- Бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан иминиятләштерү буенча барлык төр түләүләрне билгеләү;
- Кисәтү чараларын финанслау;⠀
- Ташламага ия гражданнарны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү;
- Ташламага ия гражданнарны шифаханә-курорт дәвалавы белән тәэмин итү.
⠀
4-ФСС формасы кабул итү:
• Фонд шлюзы;⠀
• Шәхси кабинет;⠀
• Дәүләт хезмәтләре порталы.
⠀
Тулырак мәгълүматны РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча сайтында алырга мөмкин:
http://fss16.ru/
⠀
РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлеге кайнар линия телефоны:
? 8 (843) 216-00-19⠀
дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.30-17.30,
җомга 8.30-16.15.