Коронавирус

Михаил Мишустин Covid-19 йоктырган

РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин коронавирус белән авырган. Бу хакта ул РФ Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында узган киңәшмәдә җиткергән, дип хәбәр итә РИА Новости.

РФ Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Михаил Мишустин үзенең беренче урынбасары Андрей Белоусовны тәкъдим иткән.