Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Татарстанда коронавирустан тагын сигез кеше үлгән

Республикада 2021 елның 26 ноябренә SARS-CoV-2 вирусы корбаннары саны 1223кә җиткән.

Татарстанның тагын сигез кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булган, алар өч ир-ат һәм биш хатын-кыз.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән сигез үлем очрагы расланган», — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Covid-19 вирусыннан 1948, 1949 һәм 1954 елларда туган ир-атлар, шулай ук 1931, 1936, 1938, 1948 һәм 1952 елларда туган хатын-кызлар вафат булган.

«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда SARS-CoV-2 коронавирусының рәсми рәвештә теркәлгән корбаннары гомуми саны 2021 елның 26 ноябренә 1223 гә җиткән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса