Республикада 2021 елның 22 ноябренә 1185 үлем очрагы теркәлгән.
Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирустан сигез кеше үлгән. Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза вакытында билгеләнгән.
«2021 елның 22 ноябренә 1185 үлем очрагы теркәлгән», - дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Инфекция корбаннары арасында 1939 һәм 1947 елларда туган ике ир-ат, 1934, 1937, 1939, 1959 елларда туган дүрт хатын-кыз, шулай ук 1960 елда туган тагын ике хатын-кыз бар.