Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә оешмаларда вакцинация узуны контрольдә Роспотребнадзор тота

12 ноябрьдә шәһәрнең 5 объекты тикшерелгән.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хезмәткәрләре предприятиеләрдә тикшерүләр башлады. Алар вакцинация узмаганнарның эштән читләштерелгәнлеген тикшерәләр. Барлык хезмәткәрләрнең дә вакцинация турындагы карар белән танышканлыгын ачыклыйлар. Моннан тыш, QR-кодлы вакцинация турында белешмә булу-булмавын яки хезмәткәрнең соңгы ярты елда коронавирус белән авыруын раслаган документларны, белешмәләрне карыйлар.

Тикшерүләр 10 ноябрьдән башланды, алар киләсе атнада да дәвам итәчәк. 12 ноябрьдә 5 предприятие тикшерелгән инде.

Әгәр объектта эш урынында булырга тиеш булмаган хезмәткәрләр ачыкланса, материаллар хезмәт инспекциясенә тапшырыла.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса