Татарстан Республикасында коронавирустан үлүчеләрнең гомуми саны 857 кеше тәшкил итә.
Татарстанда коронавирустан тагын ун кеше үлгән.
Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, коронавирустан 1942, 1953, 1955 елларда туган өч ир-атның һәм 1934, 1951, 1956, 1959 (2 кеше), 1960, 1972 елларда туган җиде хатын-кызның гомере өзелгән.
Вирус экспертиза нәтиҗәсендә идентифицацияләнгән. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз, дип билгеләп үттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгында.