Әлмәтнең кайбер дәүләт учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде
Бу Сovid-19 авыруы йоктыручыларның саны арту белән бәйле.
Республикада COVID-19 авыру йоктыручылар саны арта. Июнь азагында Татарстанда тәүлегенә 30га якын кеше авырса, июнь башында ул 50гә якынлашты. Кайбер дәүләт учреждениеләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелде.
Корреспонденция өчен тартма-контактсыз хезмәттәшлекнең иң гади ысулы. Әлмәт прокуратурасында эпидемиологик хәл аркасында шундый чаралар күрелде. Тартмада гариза һәм мөрәҗәгатьләрне калдырырга мөмкин. Һәр көнне әлеге тартма ачыла. Шулай ук мөрәҗәгатьләр интернет аша да кабул ителә Alm.prok@tatar.ru.
Прокуратурада әле дә шәхси кабул итүгә эләгергә мөмкин булса, җәмәгать судьялары бинасында-юк.
"Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә гражданнарны шәхси кабул итү вакытлыча туктатылды. Процессуаль гаризалар бирү өчен почта элемтәсе хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим итәбез, ә башка мөрәҗәгатьләрне – җәмәгать судьяларының рәсми почтасы аша бирү кирәк", – дип аңлатты җәмәгать судьялары аппараты консультанты Луиза Халикова.
Бинага керү мөмкинлеге дә чикләнгән. Монда бары тик суд процессында катнашучылар гына эләгә ала. Мондый вакытлыча чикләүләрнең күпме дәвам итәчәге әлегә билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа