Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән
Коронавирус

Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары теркәлмәгән

Татарстанда коронавирус белән авыруның 32 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә коронавирусның яңа 32 очрагы ачыкланган. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана.

22 июньгә  Татарстанда 22 153  кешегә коронавирус диагнозы куелган. Коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле  19 743 (+101) кеше терелгән.

465 215 кеше вакцинацияләнгән. 2 нче прививканы 347 302 кеше алган.