Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очрагы теркәлмәгән.
Узган тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 58 очрагы ачыкланган. 8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана.
⠀
9 ноябрьгә Татарстанда 8874 кешегә коронавирус диагнозы куелган. Татарстанда коронавирус диагнозы куела башлаганнан бирле 7827 (+35) кеше терелгән.