Әлмәттә карантинны бозган ир-ат тоткарланды
Коронавирус

Әлмәттә карантинны бозган ир-ат тоткарланды

Ул Татарстанга Таҗикстаннан килгән. 14 көн буена карантинда булырга тиеш була.

Әмма кагыйдәләрне бозып, урамга чыга. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны һәм тагын бер ир-атны тоткарлый.

Тикшерү барышында икесендә дә шәһәргә чыгу өчен белешмәләр булуы ачыклана. Алар хәзерге вакытта тикшерелә.