Нефтьчеләр республиканың көньяк-көнчыгышындагы табибларны, медицина белгечләрен, ашыгыч хезмәт вәкилләрен һәм үз хезмәткәрләрен саклану чаралары белән тәэмин итәчәк.
Моның өчен алар үз хисапларына Кытайдан Казанга «Руслан» самолетын кайтартты − бүген дөньядагы иң эре йөк самолетларының берсе республикага 5,8 миллион медицина битлеге, тукыма һәм башка материаллардан саклагыч эшләнмәләр ясау өчен 6 җитештерү линиясе, коронавирус белән авыручыларны транспортлау өчен герметик бокслар һәм башка җайланмалар алып кайтты.