Бу хакта бүгенге туры эфир барышында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
Бүгенге көндә онкология диспансеры базасында җәелдерелгән госпитальдә 17 пациент дәвалана. Аларның бишесе әлмәтлеләр, калганнары республиканың көньяк-көнчыгыш районнарыннан китерелгән.
"Әлмәттә 18 диагноз расланган. Шуларның 10 сы өйләрендә, 2 се госпитальдә, 5 се республиканың башка хастаханәләрендә дәвалана. Бер кеше савыккан", - диде Тимур Нагуманов.
Хәзерге вакытта Әлмәт районында коронавирус авыруы теркәлгән затлар белән контактта булган 109, соңгы вакытта Мәскәүдән кайткан 51 Санкт-Петербургтан кайткан 10, аларның гаиләләреннән 46, башка төбәкләрдән кайтучы 30 кеше мәҗбүри карантинда.
Аларның барысы да медицина күзәтүе астында тора. Моны полиция, Роспотребнадзор һәм медицина хезмәткәрләре тикшерә.