Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында мунчага ут капкан

Янгын сүндерүчеләр янгынның сәбәбен атады.

Әлмәт районының Чупай авылында янгын чыккан. Совет урамында шәхси йортта мунча янган.

Ут белән көрәшүчеләрне хуҗа хатын каршы ала. Ул вакытта ачык ишектән һәм түбә астыннан куе кара төтен күренә иде. Корылманы электр энергиясеннән коткаручылар килгәнче аералар.

15 «квадрат»мәйданда агач корылма яна.  Беренчел мәгълүматлар буенча, моның сәбәбе-җылыту мичләренең һәм төтен чыгару урыннарының дөрес төзелмәве һәм төзек булмавы, дип хәбәр итәләр  Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә.

 

Фото: Әлмәт районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса