Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат зыян күргән
Фаҗигаләр

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ир-ат зыян күргән

Ул 8 ноябрьдә 22 сәгать 30 минутта Әлмәт-Лениногорск юлында булган.

Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.



29 яшьлек ЛАДА ПРИОРА машинасын йөртүче Әлмәт-Лениногорск юлы буйлап барганда куркынычсыз тизлек сайламый, үз юлыннан гына хәрәкәт итми һәм каршы як полосага чыга. Нәтиҗәдә IVECO AF-4750E3 автомобиле белән бәрелешә.

ЛАДА ПРИОРА машинасы кюветка төшеп, агачка бәрелә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина хуҗасы медсанчастькә озатыла һәм травмотология бүлегенә урнаштырыла.