Самолет Шанхайдан Мюнхенга оча торган булган.
Очыш вакытында 9 яшьлек италияленең хәле начарланган. Самолетны Красноярскида төшерү кирәклеге хакында карар кылынган. Ләкин самолет җиргә утырганда кызчыкның гомере өзелгән. Кызның әти-әнисе баланың үле гәүдәсе белән очуларын дәвам итәргә теләүләрен әйткән.